Пәнҗешәмбе, 25.04.2024, 15:12
Баш бит Регистрация RSS
Исәнме,, Кунак
Категорияләр
Безнең сораштыру
Минем сайтка карашыгыз ничек?
Всего ответов: 466
Twittnut'
Баннерлар
Graffiti Decorations(R) Studio (TM) Site Promoter
Статистика
Яндекс.Метрика Яндекс цитирования
Сайка керү
Главная » Статьи » Мои статьи

Туй юбилеенда котлаулар

Туй юбилеенда котлаулар

Көндәлек аралашу. тел. гадәт, әхлак алмашып яшәүнең нәтиҗәсе буларак, никахлашу туен үткәрү һәм бу истәлекле көнне искә төшереп тору үзе генә дә күптөрле йәм күптармаклы.

Никахлашу датасын искә алуга бәйләнешле бер, биш, ун һ.б. еллардан соң үткәрелә торган туй йолалары саны хәтта егермедән артып китә. Ул даталарны төрле урыннарда төрлечә исем белән атап, төрлечә билгеләп үтәләр. Ә бездә аны түгәрәк даталрга туры китереп үткәрү гадәткә кереп бара.

Безнең яклардагы атамалары:



Никахлашу туе - Кызыл туй.

Бер елдан соң - Кәгазьтуй.

Биш елдан соң - Ситсы туй.

Ун елдан соң - Гөлле туй.

Унбиш елдан соң - Бәллүр туй.

Егерме туйдан соң - Бронза туй.

Егерме биш елдан соң - Көмеш туй.

Утыз елдан соң - Зөбәрҗәт туй.

Илле елдан соң - Алтын туй.

Алтмыш елдан соң - Бриллиант туй.


Көмеш туйда котлау

Ай уза ла гомер, уза ла. Әле кайчан гына кызыл туегызны бәйрәм иттегез. Гомер узса да, сезнең тирәдә һаман шул ук җырлар, шул ук тавышлар икән.

25 ел үткән дә киткән. 25 яз, шулкадәрле җәй, көз, кыш узган. Әгәр ул ел фасылларын елга күчерсәң, бер гасыр вакыт булыр иде. Ә сез элеккедәй яшь, чибәр, тик күзләрегез бераз җитдиләнеп, чәчләрегезгә кырау төшә башлаган.

Туйлар көмешме, ул, энҗе-мәрҗәнме, бриллиантмы – картаямыни соң йөрәк!.. Йөрәкләрне яшь тотар өчен кайнар хисләр кирәк. Хисләрегез сүрелмәсен, тормыш учагыгыз сүнмәсен.

***



... әфәнде! ... ханым!
Чирек кенә гасыр әүвәл – 
Егет чаклар, кыз чаклар...
Бүген инде: зур кайнар мич – 
Сез кабызган учаклар.



Пеште бик күп пәрәмәчләр,
Көлчәләр, өчпочмаклар.
Хәтер көлендә сүнмәгән
Очкынлы юләр чаклар!



И туганнар! Котлы булсын
Сезнең Көмеш туегыз!
Алтын туйга исемлекне
Бүген язып куегыз!!!

**

Көмеш – көмеш булып кала,
Нинди генә шартта да.
Саклый ул көмеш сафлыгын,
Тоныкланган чакта да.



Яши белгәнегез өчен,
Тормышның кадерен белеп,
Гомер иткәнегез өчен
Пар күгәрченнәр кебек.



Көмеш туй – сезгә бүләк ул! –
Җиңеп яшәү шатлыгы.
Гомерегезнең балкып торган
Көмеш кебек сафлыгы!



Хәтерләтеп челтерәтеп аккан
Көмеш чишмә җырларын,
Көмеш сафлык бөркеп торсын
Гомерегезнең киләчәктә
Бергә үтәр еллары!
Котлы булсын туегыз,
Гел янәшә булыгыз!

***



Кадерле ... белән ... ! Сезнең бергә тормыш корып яши башлавыгызга 25 ел тула. Сез бер-берегезгә таяныч булып, тормышка гашыйк булып, шатланып яши беләсез, үрнәк булырлык ... бала тәрбиялисез. Кавышуның беренче көннәреннән үк тормыш сезнең алга төрле катлаулы мәсьәләләр куйды, ләкин сез икегез дә ихтыярлы булдыгыз, кешелек сыйфатларын югалтмаганлыктан, каршылыкларга бирешмәдегез, сынмадыгыз-сыгылмадыгыз.

... ! ... ! Сезнең бәхет диңгезе иксез-чиксез булсын, пар күгәрченнәр кебек бер-берегезне яратыгыз, шунда гына тормыш юлларын җиңел үтәрсез. Алтын туегызга кадәр парлашып, тигезлектә яшәгез.

Гомерләрнең әле башы гына,
Туегызның бары көмеше.
Алтын, алмаз туйга чаклы шулай
Дус яшәгез сөеп, килешеп.

Юбилеегыз белән кайнар котлап
Изге теләк бүләк итәбез.
Һәрчак безгә шатлык өләшүче
Булырсыз дип өмет итәбез.


Алтын туйда котлаулар

Сез никахка кергән көннән бирле 50 ел гомер үтеп киткән.

Шушы көннән соң күпме юллар үттегез дә күпме сулар кичтегез. Тормышны да бер мактадыгыз, бер сүктегез. Авырлыкларны сөйри-сөйри, бер якты көн килер дип, гел көттегез, өмет иттегез.

Күпме сөенечләр кичердегез, күпме күңелсезлек, утлар йоттыгыз. Шул чакта да матур булды гаилә дигән парлы йортыгыз.

Авыр мизгелләрдә дә сез бер-берегезгә терәк, бер-берегезгә кирәк булып, кайгысын да, шатлыгын да газабын да уртаклашып, җан җылысын тоеп, 18275 көн гомер кичердегез.

Еллар авыр дип тормагансыз, нәсел агачын дәвам итеп, акыллы, тәүфыйклы, мәрхәмәтле, мәхәббәтле балалар үстергәнсез. Аларның игелен күреп, саулык, җан тынычлыгы белән тагы да озак яшәргә язсын сезгә!

***

Алтын туегыз белән котлап,
Әткәй, әнкәй, сезгә дәшәбез.
Һәрчак шулай безгә үрнәк булып
Пар канатлар булып яшәгез.

***

Безне кеше итү өчен
Китте бөтен көчегез.
Шуңа күрә сез безнең өчен
Алтынга тиң кешесез!

***

Иртәгесен сызылып аткан таңнар
Олы шатлык алып килсеннәр.
Картлык көннәрегез тигезлектә
Бәхет белән имин үтсеннәр.

***

Балалардан, оныклардан
Алтын туйга теләкләр:
Ел артыннан еллар артсын
Картаймасын йөрәкләр.

***

Әти-әни! Сез бәхетде!
Ярты гасыр тигез гомер иттегез сез.
Бер-берегезгә таяныч һәм терәк булып,
Тормыш юлын җитәкләшеп үттегез сез.

Ниләр генә узмагандыр сезнең баштан,
Килмәгәндер нинди генә авырлыклар.
Сез җиңгәнсез аерылмый, каерылмый,
Сездә шул иң күркәм сыйфат - сабырлык бар!

Гомер буе, көнне төнгә ялгый-ялгый,
Намус белән илгә хезмәт иттегез сез.
Инде менә Алтын туйга җиттегез сез.

Әти-әни! Рәхмәт сезгә!
Сезнең гомер безгә үрнәк!
Алтын туегыз сезгә бетмәс

Көч, дәрт бирсен.
Йөз яшәгез -
Шушы бездән иң зур теләк!



Оныклардан тәбрикләү сүзләре.

... бабай! ... әби!
Йөрәкләрдә яз шатлыгы,
Күңелләрдә якты уй!
И әбекәй, и бабакай!
Бүген сезнең Алтын туй!

Ыгы-зыгы килде атлар.
Ватылды арбалары.
Бик тә җитез элдертте шул 
Гомеркәй аргамагы.
Тукталып, арба төзәтеп
Йөргән чаклар да булды.
Кайгысын да, шатлыгын да
Күргән чаклар да булды.

Кояш чыкты: кар эреде,
Таралдылар болытлар.
Ходай бирде бала-чага,
Дөнья күрде оныклар.


Алмалары җете кызыл –
Ашыйм дисәң, тартып өз.
Яфраклары аллы-гөлле,
Мөлаем чак – алтын көз!
Алтын көздә - яз шатлыгы,
Күңел тулы – якты уй!
И әбекәй, и бабакай!
Котлы булсын Алтын туй!

***

Яшь әле се, әби, бабай!
Сез бит безгә кадерле икегез дә.
Сез булганда күңелле бит, безнең өйдә.
Йоклатасыз җырлый-җырлый, сөеп кенә.


Уятасыз иркәләп һәм үбеп кенә,
Әтидән дә, әнидән дә кадерле сез.
Аларга да әти бит сез, әни бит сез!
Алар бит сездән бераз шөлләп тора.

Кайчагында безне сездән көнләп тора,
Безнең өчен бик кадерле кеше бит сез.
Безнең Алтый туй җиткәнне көтегез сез,
Кәләш, кияү карт булмый ул, яшь әле сез!



Киленнәр сүзе.

"Кызым", "балам", - диеп дәште әни безгә.
"Әни!" - диеп, сөеп дәштек без әнигә.
"Килен кеше - ким кеше", - дисәләр дә,
Кимлек түгел, тиңлек булды безнең өйдә.

"Каенана - каен шырпысы" диеп әйтүнең
Мәгънәсен белмәдек тә, сизмәдек тә.
Ана канаты астында рәхәтләнеп
Яшәдек без, каенанадан бизмәдек без.
Рәхмәт сиңа, каенанабыз - үз анабыз!
Чын күңелдән рәхмәт сезгә, каенатабыз.
Без бит сезне тагы да ныграк яратабыз.



Кияүләр сүзе

"Балам" диеп, "кияү", - диеп, өзелеп торгач,
Ничек кенә яратмаска мөмкин сезне?
Алма кебек кызларыгыз, тиңнәр санап,
Сөю белән бәхетлеләр итте безне.

Рәхмәт сезгә!
"Изгелек ул җирдә ятмый", - ди бит халык.
Кеше күркәм - җирдә кылган эше белән.
Безнең ният - сездән күргән ихтирамны.
Үзегезгә кайтарып бирү бише белән.


Категория: Мои статьи | Добавил: MarselGafarov (25.01.2012)
Просмотров: 56203 | Рейтинг: 3.2/16
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]