Сишәмбе, 16.04.2024, 08:06
Баш бит Регистрация RSS
Исәнме,, Кунак
Категорияләр
Безнең сораштыру
Минем сайтка карашыгыз ничек?
Всего ответов: 466
Twittnut'
Баннерлар
Graffiti Decorations(R) Studio (TM) Site Promoter
Статистика
Яндекс.Метрика Яндекс цитирования
Сайка керү
Главная » Статьи » Мои статьи

Никах көне белән котлаулар

Никах көне белән котлаулар

1)Кадерле [кияү], кадерле [кәләш]!


Сез бүген Аллаһы Тәгалә каршында кылына торган иң гүзәл гамәл башкардыгыз.

Никах укыттыгыз.Никах - ул кеше гомерендә бер генә була торган мәҗлес. Никах - ул туй түгел. Кеше тормышында туйлар берничә: бәби туе, законлы никахлашу, тормыш туе һәм соңгы туй. Ә мәҗлес, никах мәҗлесе ул кеше гомерендә бер генә була. Әйе, бер генә һәм кабатланмас изге мизгеллләр.

Сез әлеге мизгелдән башлап гаилә булып саналасыз, [кәләш] - [кияүнең хатыны, [кияү]- [кәләшнең] ире дигән яңа, гомерлек статус аласыз. Бүгенге көнегез бүтән бер кайчан да кабатланмас, кадерле көнегез.

Ышанмагыз әгәр сезгә бу көнне тормышыгыздагы иң матур, иң истәлекле көнегез дип тәбрик итсәләр. Бу алай түгел. Менә күрерсез, ир белән хатын булып тәүге тапкыр икәүдән-икәү генә калып, бер берегезгә карап елмаюыгыз мәңге истә калыр, тиздән, Аллаһы боерса, нәниләрегез дөньяга туыр - бу да иң матур көн кебек булып тоелыр, нәниегез беренче кат елмаер, тәүге адымнарын ясар, "әннә", "әттә" дияр, .мәхәббәтләрен табарлар һ. б., һ. Б.

Һәм инде менә [кияү белән кәләшнең әти-әниләренең дә] иң бәхетле көннәре кебектер бүгенге көн. Шулай булгач сезне иң матур, иң бәхетле көннәрегезнең башы белән чын күңелдән котлыйм һәм бары тик бәхетле булуыгызны гына телим.

***

Бүген сезнең кеше гомерендә бер генә булырга тиешле никах бәйрәмегез.

Дөньяның искитмәле сәер һәм серле күренешләре бар. Ходай башта утны яраткан, ди, ә нинди дәһшәтле утны да су сүндерә. Ә менә ут-суларны кичкән ир-егетнең йөрәген хатын-кыз елмаюы гына эретә аладыр.

Ике каен янәшә үссә, яфраклары гел шаулаша.

Ике чибәр бергә килсә, сандугачлар кебек сайраша.

Сезгә гомер буе сандугачтай сайрашып, күгәрчендәй гөрләшеп, бер-берегезне куандырып, бер-берегезгә көн дә бәхет, елмаю бүләк итеп, гомер кичерергә язсын.

Әйләнә кояш, һай, әйләнә. Тукталмасын сезнең кояш та.

Никахыгыз имин булсын, җанда булган хис-тойгылар сүрелмәсен.

Хәерле юл сезгә!

***

Котлы булсын никах туегыз,
Уртак булсын сезнең уегыз.
Бәхет чишмәләре мул аксын,
Фәрештәләр сезне сакласын!

Вәгъдәләрне аклап килегез,
Бер-берегезне хөрмәт итегез.
Арагызга кертми ятларны,
Алтын туйга кадәр җитегез!

Өйне ямьләндереп, яңгыратып,
Тәгәрәшеп үссен нәниләр!
Оныкларын сөеп, "җимешләрем” диеп,
Шатлансыннар әти-әниләр.

***

Әби-бабайлардан калган
Иң изге күркәм йола –
Никахтан соң егет һәм кыз
Ир белән хатын була.

Күктә укылмаса никах,
Кушылмас һичбер йөрәк.
Никах кануннарын үтәп,
Гомер итәргә кирәк.

Язмышлардан юктыр узмыш,
Никах булсын гомерле.
Ходай бүләк итеп бирә
Һәр кешегә гомерне.

Сезнең никах көнегездә
Җирне каплады үлән.
Никахыгыз котлы булсын,
Яшәгез шатлык белән.

Хәзрәт никах укыганда
Рәхмәтен салсын Аллаһ.
Лә-илләһе иллял-лаһ
Мөхәммәдер-рәсүлүл-лаһ!

***

Яшьлегегез матур чәчәк атсын,
Бер теләктә хэзер икегез.
Олы никах көнегез белән
Тәбрикләргә рөхсәт итегез.

Тормыш дигән нәрсә тын күл түгел,
Давыллар да куба, җилләр дә.
Һәрвакытта тормыш авырлыгын
Күтәрегез бергә иңнәрдә.

Категория: Мои статьи | Добавил: MarselGafarov (25.01.2012)
Просмотров: 41191 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 3.0/35
Всего комментариев: 1
1 tuhvatullinazulfira  
0
АФӘРИН!!! РӘХМӘТ ЯУСЫН СЕЗГӘ!!!

Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]