Җомга, 29.03.2024, 17:07
Баш бит Регистрация RSS
Исәнме,, Кунак
Категорияләр
Безнең сораштыру
Минем сайтка карашыгыз ничек?
Всего ответов: 466
Twittnut'
Баннерлар
Graffiti Decorations(R) Studio (TM) Site Promoter
Статистика
Яндекс.Метрика Яндекс цитирования
Сайка керү
Главная » Файлы » Мои файлы

Ринат Рахматуллин-Син барлыгын мин белмәдем
25.01.2012, 20:17

Язмыш микән безне очраштырды?
Юлларыбыз килеп кисеште,
Күзләребез меңнәр арасыннан
Бер берләрен табып күреште.

Мин барлыгын син белмәдең,
Син барлыгын мин белмәдем.
Яратам дип син әйтмәден,
Мин дә сиңа сөям димәдем.

Үз юлыңнан кабат китеп бардың,
Дәвам иттем мин дә юлымны.
Саубуллашкан чакта тоялмадым,
Тоялмадым синең җылыңны.

Мин барлыгын син белмәдең,
Син барлыгын мин белмәдем.
Яратам дип син әйтмәден,
Мин дә сиңа сөям димәдем.

Ә йөрәктә нидер торып калды,
Сүнмәс очкын, янар ут микән.
Очрашырга син дә теләмадең,
Очрашырбыз микән, юк микән.

Мин барлыгын син белмәдең,
Син барлыгын мин белмәдем.
Яратам дип син әйтмәден,
Мин дә сиңа сөям димәдем.
Категория: Мои файлы | Добавил: MarselGafarov
Просмотров: 1263 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]