Пәнҗешәмбе, 17.01.2019, 02:48
Баш бит Регистрация RSS
Исәнме,, Кунак
Безнең сораштыру
Минем сайтка карашыгыз ничек?
Всего ответов: 457
Twittnut'
Баннерлар
Graffiti Decorations(R) Studio (TM) Site Promoter
Статистика
Яндекс.Метрика Яндекс цитирования
Сайка керү
Видеолар
Эзләү
Календарь
«  Февраль 2012  »
ДшСшЧшПҗҖмШбЯш
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Архив
Главная » 2012 » Февраль » 3 » Алинә Сафиуллина
19:58
Алинә Сафиуллина
Алинә СафиуллинаАлинә Сафиуллина 1985 елның 21 апрелендә Теләче районы Югары Кибәхуҗа авылында туа. Алинә кечкенәдән үк җырлап үсә, төрле бәйгеләрдә катнаша, урыннар ала. Шуннан тыш шигырьләр яза һәм рәсемнәр ясарга ярата. 2002 елда мәктәпне тәмамлагач, Казан Дәуләт Культура һәм Сәнгать Университетының Милли сәнгать институтына укырга керә һәм 2007 елда аны тәмамлый. Шуны да әһтергә кирәк, институтта ул Татарстанның һәм Русиянең атказанган артисты , Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Венера Ганиева сыйныфында белем ала.

Зур сәхнәгә Алинә Сафиуллина 2006 елда, «Йолдызлар фабрикасы» проекты ярдәмендә чыга. Яшь башкаручының тавышы күпләрне хәйран калдыра. Һәм шул ук елда «Татар җыры 2006» фестивалендә Салават Фәтхетдинов белән дуэт башкара.

Инде икенче елга ук (2007 ел) Алинә үзе «Татар җыры – 2007» бәйгесендә лауреат була, ә аның «Кайтырмын» дип исемләнгән җыры – ел җыры дәрәҗәсенә лаек була. Шул ук елның җәендә Алинәнең «Ышандыр» җырына беренче клип төшерелә.

«Татар җыры – 2008» бәйгесендә дә Алинә лауреат исемен яулый.

Алинә Сафиуллина кыска гына вакыт эчендә күп кенә тамашачының күңеленә үтәргә өлгерде. Бүгенге көндә исә ул татар эстрадасында актив эәләвен дәвам итә. Клиплар төшерә, яңа җырлар яздыра, тамашачыларын концертлар белән шатландыра.
Просмотров: 863 | Добавил: MarselGafarov | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]