Алсу Ралиф кызы Сафина — Рәсәй эстрадасының күренекле вәкиле. Татарстан халык артисты (2010).
Ул 1983 елның 27 июнендә Татарстан Республикасының Бөгелмә шәһәрендә туган. Әтисе Сафин Ралиф Рафил улы - "ЛУКойл" нефть компаниясенең беренче вице-президенты. Әнисе Разия Исхак кызы - архитектор.
Рәсәйдә чактамузыка мәктәбе тәмамлый. 1993 елдан бирле Лондонда өлкән абыйсы гаиләсендә яшәгән. 11 җырдан торган "Алсу" дип исемләнгән беренче альбомын 1999 елда чыгарган. Ә беренче видеоклипы ("Зимний сон" - "Кышкы төш") 1999 елның 1 февралендә дөнья күрә һәм тиз арада MTV каналында да күрсәтелә.
2000 елның 13 маенда Швециядә узган «Евровидение-2000» Халыкара эстрада җырлары бәйгесендә II урын ала.
Шул ук елны аңа Татарстан Республикасының атказанган җырчысы исемен бирәләр, Бөгелмә шәһәренең "мактаулы гражданы" исемен йөртә. Белгечлеге буенча - "архитектор-дизайнер".
Хәзерге вакытта эшмәкәр Ян Абрамовта кияүд
...
Читать дальше »