Пәнҗешәмбе, 18.04.2024, 06:50
Баш бит Регистрация RSS
Исәнме,, Кунак
Категорияләр
Безнең сораштыру
Минем сайтка карашыгыз ничек?
Всего ответов: 466
Twittnut'
Баннерлар
Graffiti Decorations(R) Studio (TM) Site Promoter
Статистика
Яндекс.Метрика Яндекс цитирования
Сайка керү
Главная » Статьи » Мои статьи

8 март белән котлаулар

        Әниләргә:


 Елмайса йөзеннән аңлыйм
 Әнкәемнең теләген.
 Дөнья киңлегенә тиңлим 
 Әнкәемнен йөрәген,
 Әнкәй, сиңа бүләк итәм
 Бөтен дөнья гөлләрен.
 Юллар кебек озын булсын,
 Әнкәем, гомерләрен.
 Ай нурыннан да нурлырак
 Әнкәемнең йөзләре.
 Моңлы көйдәй күңелемдә
 Әнкәемнең сүзләре.
 8 март бәйрәме белән!
    ********
 Газиз, Әнкәй!
 Йомшактыр кулларың,
 Татлыдыр сүзлэрең,
 Җылыдыр карашың,
 Таңсыктыр табының.
 Сабыйлык языннан
 Бүгенге көнгәчә
 Безлэргә зур бәйрәм
 Тибеше жанынның!
 И, Ходай, кабул ит
 Безләрдән зур гомер
 Әнкәйгә бир саулык!
 Әнкәйгә бир Гомер!
 Газиз Әнкәй!
 Ин сөйкемле сүзлэр-синеке!
 Йөмшак, җылы куллар-синеке!
 Иң-иң татлы сузләр-синеке!
 Жан изрәткеч җырлар-синеке!
 Синсез дөнья күрмәс идек,
 Синсез берни белмәс идек,
 Синсез берни кылмас идек,
 Синсез Кеше булмас идек!
 Ходай Сезгә җан тынычлыгы, тән сихәтлеге, озын гомер насыйп итсен.
 Мен-мен рәхмәт Сезгә, әнкәйләр!
    ********
Карлар каплый әле кыр юлларын,
 Әмма вакыт язга әйләнде.
 Бәйрэм белән сине, ______________ туганым,
 Котлы булсын дөнья бәйрәме!
 Ямь остэсен бәйрэменә тагын,
 Бар яктылык көнгә әйләнеп.
 Тырыш, назлы, гузәл Кыз туганым,
 Котлы булсын язгы бәйрәмең,
 Бәйрәм җиле кага тәрәзләргә,
 Яшьлек кайта җанга, дөньяга.
 Умырзая шыта бу мәлләрдә,
 Кар астында чишмә уяна.
 Чиксез бэхет теләп, кызыл талда
 Елкылдаша көмеш буреләр.
 Бәйрәм белән, эшчән апакайлар,
 Алтын куллы сылу сеңелләр!
    ********
 Кояш колмәс,
 Корыч эремәс ялкынсыз.
 Ирне утлы ялкыннарда яндырып,
 Кол иткән дә,
 Гөл иткән дә хатын кыз.
 Хатын-кызлар табыннарнын бизәге,
 Җирдә булган бөтен ямьнең үзәге.
 Илләрне да бар иткән hәэм зур иткэн.
 Хатын-кызның барчасы hәм гүзәле.
 Хатын-кыз-ул нур чәчкәседәй сабый,
 Назлы иркә, баллардан татлы җаный.
 Ул-ин газиз күз нурыбыз, пакь ана.
 Бар гузәллек аналардан башлана.

Категория: Мои статьи | Добавил: MarselGafarov (08.03.2013)
Просмотров: 20490 | Рейтинг: 2.5/28
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]