Шимбә, 20.04.2024, 17:11
Баш бит Регистрация RSS
Исәнме,, Кунак
Безнең сораштыру
Минем сайтка карашыгыз ничек?
Всего ответов: 466
Twittnut'
Баннерлар
Graffiti Decorations(R) Studio (TM) Site Promoter
Статистика
Яндекс.Метрика Яндекс цитирования
Сайка керү
Видеолар
Эзләү
Календарь
«  Апрель 2024  »
ДшСшЧшПҗҖмШбЯш
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930

Һәр кеше үзенчә сәләтле

Татарстан Республикасының иҗтимагый палатасы оештырган түгәрәк өстәлләрдә Тимур Сөләймановны еш күрергә туры килә. Гадәттә, андый чараларда ветераннарның, инвалидларның, яшьләрнең проблемалары күтәрелә, шуларны чишү юллары ачыклана. Тимурның исә һәр ситуациягә үз карашы бар. Фикерен өздереп әйтә белүче, акыллы һәм тырыш бу егетнең уй-теләкләрен социаль сәясәт мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Әдилә Конюшеваның да хуплавына игътибар итә идем. Мондыйлар турында, беркайда да югалмас, диләр. Дөрестән дә шулай. Тимур, ТР иҗтимагый палатасы әгъзасы булуыннан тыш, ТР яшьләренең "Сәләт" иҗтимагый фонды проектлары белән дә идарә итә. Ә бит ул КДУның икътисад факультытын быел гына тәмамлый.

- Тимур, ТР иҗтимагый палатасы әгъзасы булуыңа да ике ел узган. Мондый җаваплы эшкә алынырга курыкмадыңмы соң?

- Иҗтимагый палата ул - җәмәгатьчелек фикеренең индикаторы. Мин анда сәләтле яшьләрнең мәнфәгатьләрен, ихтыяҗларын кайгыртам. Юк, куркыныч булды дип әйтә алмыйм. Әмма җаваплылыгын тою баштан ук - эшкә урнашканчыга кадәр булды. Хәзер исә ул хис көчәйде һәм ныгыды гына. Яшьләр белән бәйле юнәлеш социаль сәясәт буенча комиссия кысаларында гына бар, шуңа күрә миңа аларга кагылышлы бер генә проблеманы да игътибардан читтә калдырмаска туры килә. Иҗтимагый палата ул - яшьләр проблемаларын югары дәрәҗәдә күтәрү өчен зур мәйдан.

- Күптән түгел генә узган түгәрәк өстәлдә син, республикада 100гә якын актив рәвештә эшли, дигән идең. Бу азмы һәм ул нәрсәгә бәйле?

- Мин аны күп дип тә, аз дип тә әйтә алмыйм, чөнки Советлар Союзында андый оешма берәү генә булган. Ә хәзер никадәр күп булса, шулкадәр яхшырак. Әмма нәтиҗәле эшләүче оешмалар аз. "Моңа кем гаепле?" дигән сорауга төгәл җавап бирүе авыр. Без барыбыз да гаепле. Оешмаларның җитәкчеләре дә, дәүләт тә. Финанс ягыннан да, бина белән тәэмин итү буенча да бик зур дефицит бар. Ңышлы булырга омтылган яшьләрнең таләпләренә җавап бирә торган заманчаүзәкләр булмау да - зур проблема.

- Бәлки җитәкчелек тарафыннан да игътибар җитеп бетмидер?

- Игътибар бөтенләй юк дип әйтеп булмый. Мәсәлән, "Сәләт" яшьләр үзәге - дәүләт оешмасы. Әгәр ТР Яшьләр, спорт һәм туристлык министрлыгы белән ике арада элемтә булмаса, күп нәрсәләрне тормышка ашырырга авыр булыр иде. Кызганыч ки, мондый элемтәләр булган оешмалар юк дәрәҗәсендә. Проблемалар бар, алар игътибардан читтә дә калмый. Әмма шулай да алар оперативрак хәл ителсеннәр иде дигән теләк бар. Активлык ике яктан да булырга тиеш.

- Мине барыннан да бигрәк татар яшьләре оешмалары кызыксындыра. Татар яшьләренең проблемаларын киң мәйданда чишә алырдай оешмалар бармы? Әллә алар күбесенчә үз казаннарында гына кайныймы?

- Татар яшьләренең дә оешмалары бар, әмма, минемчә, аларга үзара килешүчәнлек җитми. Алар күбрәк акцияләр белән генә мавыга. Кызганыч, мондый оешмаларның эше күп вакыт, флаг күтәреп, менә без нәрсә эшлибез дип йөрүгә генә кайтып кала. Миңа калса, хәзерге проблемалар чынлыкта бик җитди һәм тирән. Конкурентлыкка сәләтле яшь татар кешесе турында сүз алып барабыз икән, яшь буынны тәрбияләүне тамырдан үзгәртергә тиешбез. Оешма, бертөркем яшьләр җыелып, күңел ача торган урын гына булырга тиеш түгел ул. Дөрес, алары да да кирәк, әмма төп максат - белемгә, киңлеккә омтылган яшьләргә ярдәм итү, алар белән шөгыльләнү. Сәләтле, бик актив яшьләргә мөмкинлекләр мохите тудыру. Аның формуласы нәкъ менә "Сәләт"тә.

- Тимур, ә бездә яшь лидерлар дефициты юкмы?

- Лидерлыкны кем ничек аңлый бит. Минемчә, чын лидер иң беренче барган кеше түгел, ә командадагыларны үз, тиешле урыннарына куя белүче кеше. Ягъни яхшы оештыручы. Икенчедән, лидер үзе шул урында була белергә тиеш. Кызганыч, бездә яшь оештыручылар аз. Бу - бик зур кадрлар кытлыгы. Беренчедән, оешманың көчле лидеры ул - аның идеясын үзенең тормыш идеясы итеп күрүче кеше. Икенчедән, команда лидердан башка да эшли алырлык дәрәҗәдә көчле оешма оештыру.

- "Сәләт"тәге эшчәнлегең турында берничә сүз әйтеп узсаң иде.

- Төп бурычым - "Сәләт"нең барлык проектларын (лагерьлар, төрле чаралар, "Җисем" кинофестивале һәм "Бикмуллин" фестивале һ.б.) гамәлгә кертү. Команда туплау, анда лидерны күрү һәм аннан соң алар белән һәрдаим шөгыльләнү. Проектларның тормышка ашырун контрольдә тоту. "Сәләт" ул - минем дөньям, минем мохит. Мин ана бөтен барлыгым белән бирелгәнмен. "Сәләт" ул - казан. Андагы ризыкны пешерү өчен төрле тәмләткечләр кирәк. Шуларның берсе - белем алу - университет, икенчесе - сәләтле балаларны күрсәтү, оученчесе - халыкара мәйдланга алып чыгу. (Сүз уңаеннан, "Сәләт" яшьләр үзәге Ислам конференциясендә Россияне тәкъдим итәчәк. - З.М.) Барысы да менә шул казанга салып, тәмле ризык әзерләү өчен эшләнә.

- Тимур, татар милләтенә хезмәт итү дигәндә син нәрсәне күз алдында тотасң?

- "Сәләт"не. Тулысынча. Татар телен үстерү дигәндә татарча сөйләшүне генә күз алдында тотарга кирәкми. Тел ул - инструмент. Ул һәр нәрсәгә кызыл җеп булып бара. Әмма менә шул телгә лаек булмаган кешеләр булуы кызганыч. Әхлакый тәрбия бирү бик мөһим. Сәләтле балаларның ике төре бар. Мәктәптә берәү яхшы укый, башкалар исә аннан көлә, үзләренең эшләрен эшләтәләр. Ә ул мескен эшли дә эшли. Берәр эшкә урнашкач та шулай дәвам итә. Икенчесе үсеп зур түрә була һәм башкалардан көлә. Безнең максат - шундый ике кешене берләштерү.

- Кемгәдер Аллаһы Тәгалә сәләтне мулдан бирә. Ә кемдер уңышка зур тыршылык аркасында ирешә. Синең өчен боларның кайсы мөһимрәк?

- Уңышның 99 проценты тырышлыктан тора. Һәр кеше үзенчә сәләтле. Әмма тырышмаса, шул сәләтен алга таба үстермәсә, бернинди дә уңышка ирешә алмыячак. Үз мисалымны китерә алам. Мин 10 яшьтән алып 15 кә кадәр бию белән шөгыльләндем. Таза идем, аяклар да кәкре. Нәтиҗәдә турнирларда ике ел дәвамында мин йә соңгы, яисә арттан икенче урыннар алып килдем. Ә дүрт елдан соң республика ярышларында финалист булдым, җиңүләр яуладым. Бөтенесе: "Синнән бернәрсә дә килеп чыкмый", - дип әйтсәләр дә, үзең өчен бу минеке дип карар кылгансың киән, артка чигенмәскә кирәк. Уңый нәтиҗә һичшиксез булачак.

- Тимур, эштән бушаган араларда ни белән мавыгасың? Киләчәккә планнарың нинди?

- Спорт белән шөгыльләнергә яратам, дусларым белән аралашам. Икътисад белән бик кызыксынам. Икътисади әдәбият белән танышып барам. Алга таба укуымны дәвам итеп, аспирантурага керергә планлаштырам. Икенче югары белем алу турында да уйлыйм. Чит илгә бару теләгем дә юк түгел.
Тимур Сөләйманов (фотолар)