Роберт Исламов белән интервью
Күптән түгел генә Беренче каналдан Юрмалада үткән "Җырлый торган КиВиН” фестивален күрсәттеләр. "4 татар” командасы, беләсегез килсә, Кивиннарның берсен отты! Бу уңышка безнең күптәнге дустыбыз Роберт Исламовның катнашы гаять зур. Шуңа күрә без аны тагын бер мәртәбә шушындый зур үрдәр яулавы белән тәбрикләп, бераз Юрмала турында сораштык
- Роберт, әйтче, син Юрмалага ничек эләктең?
- Мине махсус чакырдылар))) мин хәтта үзем шаккаттым!
- Тәэсирләр нинди? Латвия ошадымы?
- Тәэсирлэр бары унай, һәм мәңгеәэ минем хәтеремдэ калыр мөгаен… Бик ошады
- Чып-чын – Беренче каналдан күрсәтелә торган КВНның – кухнясы нинди? Сине нәрсә шаккатырды?
- Анда бары профессионаллар эшли,аларнын профессионаллеге шаккатырды.
- Сочидагы фестиваль белән Юрмала фестивале арасында нинди охшашлыклар бар, синеңчә?
- Сочига теләгән һәрбер команда килә ала, ә Юрмалада бар тик сайлап алынган командалар.
- Син ничә ел КВНда уйныйсың?
- Мин инде 5 ел уйныйм.
- Ни өчен “4 татар” татар үзенчәлеге булган бер шутка да күрсәтмәде?
- Ничек инде? “Нам свинину, нельзя а птичку можно!” =))))))))
- Киләчәккә планнарың нинди? КВНда һәм тормышта нинди максатлар куясың?
- Алдан кычкырган кукенең башы таз була дилэр…
- Яшь КВНчыларга нәрсә киңәш итәр идең?
- Әйййййййййййййййй яшь квнчылар, уйнагыз!!!
Роберт Исламов (фотолар)
Меню
Безнең сораштыру
Twittnut'
Видеолар
Эзләү
Календарь
« Гыйнвар 2025 » | ||||||
Дш | Сш | Чш | Пҗ | Җм | Шб | Яш |
1 | 2 | 3 | 4 | 5 | ||
6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 |
13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 |
20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 |
27 | 28 | 29 | 30 | 31 |
Архив
Сайтның дуслары