Пәнҗешәмбе, 28.03.2024, 21:03
Баш бит Регистрация RSS
Исәнме,, Кунак
Безнең сораштыру
Минем сайтка карашыгыз ничек?
Всего ответов: 466
Twittnut'
Баннерлар
Graffiti Decorations(R) Studio (TM) Site Promoter
Статистика
Яндекс.Метрика Яндекс цитирования
Сайка керү
Видеолар
Эзләү
Календарь
«  Март 2024  »
ДшСшЧшПҗҖмШбЯш
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031

Фәрхәт һәм Фәрхәд белән интервью:


Татарча сүгенүче, сәяси персонажлардан көлүче беренче татар тапшыруы “Фәрхәт һәм Фәрхәд” интернет җәмәгатьчелеге арасында зур резонанс тудырды. Байбулатның әтисе Батуллага тапшыруны күрсәтергә куркып йөрүе, бүгенге татар шәһәр мәдәнияте, сәяси персонажларда көлү турында “Татар заманы”нда Байбулат Батулла, Ислам Вәлиев интервью.


Без татарлар: Моңарчы татар сәнгатендә, юморында, әдәбиятында сүгенү булмады. Сезнең бу тапшыруыгызда беренче тапкыр сүгенү ишетелде.

Көләләр

Байбулат: Сүгенү сүзләрен эзләргә дигән миссия булмады. Сүгенү тапшыруы дип әйтү, бәлки, дөрес тә түгелдер. Чөнки һәрбер тапшыруда сүгенү сүзләре юк. Тапшыруда без үзебез сүгенмибез бит.

Без татарлар: Ә тормышта?

Байбулат: Тормышта сүгенәбез. Бәлкем, сүгенүчеләрдән көлеп сүгенгәләгәнебез бардыр, әмма болай тапшыруда сүгенгән юк.

Ислам: Мин Байбулат белән тулысынча килешәм.

Байбулат: Аннан соң сүгенүгә бәйләнергә кирәк түгелдер дип уйлыйм. Без ничектер халыкка якынрак булырга тырыштык, ниндидер кагыйдәләргә кермичә эшләргә тырышабыз. Сүгенүгә аптырамыйбыз да.

Ислам: Ниндидер пиар адым булсын дип эшлибез. Ә нигә сүгенүгә бәйләнергә? Башка кызык нәрсәләр дә бар. Монда бит рэп та бар, әмма бит рэп тапшыруы түгел.

Без татарлар: Алайса нинди тапшыру дип атарга моны?

Ислам: Гомумән, юмор, ниндидер шоу булсын инде…

Байбулат: Кешеләрдән һәм үзеңнән-үзең көлү шоуы.

Без татарлар: Егетләр, ничек оешып киттегез?

Байбулат: Бу язны “Студвесна”га әзерләнгәндә, күп тапкырлар үзебезнең номерны кабатлап, моңсуланып утырганда, шушы идея башка килде.

Ислам: Анда Макс 100500 дигән язулы бер такта бар иде. Без ул язуны сызып ташладык та, Фәрхәт дип язып куйдык. Татарча андый чыгарылыш юк бит, әйдә, эшли башлыйк дигән фикергә килдек.

Байбулат: Беренче тапшыру шуның кадәр тамашачы җыелыр дип уйламыйча башлаган идек. Шулай итеп 8нчесен төшердек.

Без татарлар: Ни өчен Фәрхәт һәм Фәрхәд, башка исем түгел?

Байбулат: Белмим. “Бәрәңге”дә “ң” хәрефен әйтү кыен бит, бу җиңел яңгырый. Кытайга да аңлашыла.

Ислам: Ул шундый исем дә бит әле, кем аны ФәрхәТ , дип яза, кем ФәрхәД, ди.

Байбулат: Мин аны гел “д” белән яздым. Рус теле дәресләрендә “проверочное слово” ны тикшереп караганда “ФархаДИК” дип әйтеп карый идек.

Без татарлар: Байбулат, әтиең (язучы Рабит Батулла) хаҗи, Коръәнне татар теленә тәрҗемә итте. Ул “Фәрхәт һәм Фәрхәд” тапшыруын беләме һәм аның моңа карашы нинди?
Байбулат: Беренче серияне төшергәндә, бу видео шул хәтле халыкка таралыр дип уйламадым.Шуңа “Фәрхәт һәм Фәрхәд”не беркемгә күрсәтмәдем. Популярлашып киткәч, минем башыма: “Әти-әниләргә күрсәтергә микән”, — дигән уй килде. Иң элек абыем Нурбәк белән киңәшләштем. Ул болай диде: “Син әгәр дә моны күрсәтмәсәң, әти моны берәр язучыдан ишетәчәк, ә язучыларга аларның балалары әйтергә мөмкин. Ә язучы әтигә арттырып әйтергә мөмкин”, — дип киңәш бирде. Халык бит арттырырга ярата, шәрә йөриләр, сүгенәләр дияргә мөмкин. Арттырылган мәгълүмат килмәсен өчен, күрсәтергә булдым. Ләкин әтигә үзем күрсәтмәдем. Абыйга: “Абый, мин булмаганда, әтигә күрсәтерсең әле”, — дидем. Кайткач, сорадым. Менә мондый хәл. Әни көлгән, әти көлмәгән. Әни: “Үзләренә эш тапкач, яхшы инде”, — дигән. Әти: “Әйе, яхшы, ләкин мин “Фәрхәт һәм Фәрхәд” димәс идем”, дигән. Чөнки татарлар “Фәрхәт БЕЛӘН Фәрхәд” дип сөйләшә. Бу безнең тарафтан җибәрелгән хата.

Без татарлар: Димәк, әтиең “Фәрхәт һәм Фәрхәт” тапшырулары белән таныш инде.

Байбулат: Әти абый аша һәрбер серияне карап бара. Ләкин әтигә үзем күрсәтмим. Әти белән киңәшләшәм. Рус теленнән татар теленә тәрҗемә иткәндә, әтигә еш кына мөрәҗәгать итәм. Кайбер сүзләр баштан чыга да, әтигә шалтратам. Ул безнең җанлы сүзлек кебек.

Ислам: Әтием (баянчы Рөстәм Вәлиев) әле бер атна элек кенә белде. Аңа абыйсы шалтыратып: “Ислам белән ниндидер егет нәрсәдер төшерә. Без карыйбыз, безгә шундый ошый”, — дигән. Әти интернет кебек нәрсәләрне белми, аңа бер көнне күрсәттем, аңа бик ошады.

Без татарлар: Тапшыруның дәвамы, киләчәген нидә күрәсез?

Байбулат: Безгә хәзергә телеканал ачырга ярдәм итүче юк. Әмма мөрәҗәгатьләр кабул итәбез (көлә).

Ислам: Бу тапшыру үзгәрер, ниндидер эволюция булыр. Бәлки, урамда йөреп, кешеләргә сорау биреп йөри башларбыз. Төркиядә, Казанда шундый тапшыру чыкты. Ул “Фәрхәт һәм Фәрхәд”кә бонус булсын иде. Кем белә, әлегә аны әйтеп булмый.
Татар заманы: ТНВга чыгыгыз.

Байбулат: Алар ризалашмаячак. Безнең андый теләк тә юк.

Без татарлар: Сезне караучылар кем?

Байбулат: Мәскәүдән дә, авылдан да, шәһәрләрдән дә бар. Аларны төгәл генә әйтүе авыр. Безне хәзерге вакытта интернет белән куллана алган кешеләр карый.

Без татарлар: Сезнең тапшыру – татар шәһәр мәдәниятенең бер чагылышы бит инде. Альтернатив музыка үсеп китте, дискотекалар оештырылып тора, яңа биюләр бар. Киңрәк массага ничек чыгарга?

Байбулат: Киң массадагы буын үзгәрергә тиеш. Хәзерге буын киткәч, безнең кул астына кала. Һәрбер патша үлеп барган кебек.
Мин Мубайның Болакта узган концертында булдым. Анда аншлаг иде. Камалда булса, мин әйтәм, анда да аншлаг булачак. Бүген түгел, киләчәктә Олимпийскийда да аншлаг булуы мөмкин.

Без татарлар: Нинди музыка тыңлыйсыз?

Байбулат: Төрле музыка тыңлыйм. Рэп тыңламыйм. Элек Рушан Хәялинең җырларын бик аңлап бетерә алмый идем. Аның хәзер соңгы альбомыннан ике-өч җыр тыңлыйм. Миңа аларның музыкасы ошый. Миңа җырның сүзләрен караганда, музыкасы күбрәк ошый. Рушан Хәялинең сүзләрен аңлап бетерә алмыйм. Миңа Ильяс Гафаров аның серен ачты: “Син аның җырын 5 тапкыр тыңласаң, сүзләрен аңлый башлыйсың”, — диде. Соңгы альбомыннан ике җыры ошады.

Ислам: Мин бик күп төрле музыка тыңлыйм. Рэп, дабстэп, драмнбэйс булсынмы. Кызганыч, бу юнәлештә җырлаучы татар төркемнәре юк. Татар рэперларыннан “Иттифак”, Шәкүрне тыңлыйм. Илһам Шакировны күп тыңлыйм. Өйдә күп пластинкалар бар. Кайвакыт була шундый чаклар. Иртә белән патефонны аласың, пластинканы куясың һәм тыңлыйсың…

Без татарлар: Сәяси персонажлардан күп көлә башладыгыз.

Байбулат: Миңнехановның инглизчә ничек сөйләшүеннән көлү, мәсәлән. Кешеләр безгә шәхестән көләсез, диләр. Без шәхестә көлмибез, без факттан көләбез.

Ислам: Яңа чыгарылышта безнең кунагыбыз Путин. Ул татарча сөйләшәчәк анда. Шул ук Миңнехановның инглизчәсе белән Путинның татарчасын чагыштырып карасаң, Миңнеханов инглизчәсе Путинның татарчасыннан яхшырак күренәчәк. Сайлау мәсьәләсенә дә тукталдык.

Без татарлар: Путиннан, “Бердәм Русия” партиясеннән көләсез. Сәяси басым булмадымы?
Байбулат: Без беркемгә дә бәйле түгел. Юк, безгә басым ясаган кеше юк әлегә.

Без татарлар: Сезнең шул ук вакытта тәнкыйтьләүчеләр дә әз түгел.

Байбулат: Безнең сүгенү сүзләренә тәнкыйтьләүчеләр күп булды. Күптән түгел генә Матбугат.руда безнең чыгарылыш чыкты. Анда интернетны белмәүчеләр, электрон почтасы булмаган, фәкать Матбугат.руны гына белүчеләр бар. Алар башка буын, тормышка җитдиерәк карый. Менә алар язып җибәргәннәр анда. Без популярлыкта беренче урынга күчтек, хәтта “Булгария” һәлакәте дә икенче планга чыкты.
Ике-өч көн эчендә 60тан артык шәрехнамә калдырдылар. Кайсылары телгә кагылышлы. Үзебезнең балаларыбызны татарча сүгенергә өйрәтәбез мени инде, диючеләр бар. Кемдер кирсенчә көфер сүзләргә каршы бит алар, ди. Һ.б.һ.б. Берәү яза: Мин Батулланы да яратмадым, аның әкиятләре дә ошамады, улы да ычкынган икән, ди.

Без татарлар: Ислам, иң ошаган укучы фикере?

Ислам: Безгә Мәскәүдән бер урыс: “Мин тапшырудан соң татар мәдәнияте белән күбрәк кызыксына башладым”, — дип язган иде.

Без татарлар: Сине НЛОга менә, анда сөйләшә диләр, дөресме?

Ислам: Кем әйтте? – нык җитдиләнеп.

Без татарлар: Илдар.

Ислам: Мин ваще аңламыйм!.. …мин, чыннан да, НЛОда булам, Илдарга сәлам. Анда Илдар да була, очрашабыз, чәй эчәбез.
Татар заманы: Байбулат, син “Кабан күле хәзинәләре” киносында төшәсең, ниндиерәк роль башкарасың?

Байбулат: Әйе төшәм. Тискәре роль түгел. Ул яхшы да, начар да роль түгел.

Без татарлар: Шул хакта сөйлә әле бераз.

Байбулат: Сөйләргә ярамый. Мин Рөстәм ролен башкарам. Воробьев белән танышмадым әлегә, кино рус телендә генә барачак.

Без татарлар: “Без татарлар”га теләкләр бармы?

Байбулат: 50 мең татардан да артыграк җыелсын иде укучыларыгыз.

Ислам: Сәламәтлек, ак һәм яшел бәхетләр. Өйгә кайткач, дусларга керергә киңәш итәрбез.