Шимбә, 20.04.2024, 09:24
Баш бит Регистрация RSS
Исәнме,, Кунак
Безнең сораштыру
Минем сайтка карашыгыз ничек?
Всего ответов: 466
Twittnut'
Баннерлар
Graffiti Decorations(R) Studio (TM) Site Promoter
Статистика
Яндекс.Метрика Яндекс цитирования
Сайка керү
Видеолар
Эзләү
Календарь
«  Февраль 2012  »
ДшСшЧшПҗҖмШбЯш
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Архив
Главная » 2012 » Февраль » 3 » Айдар Галимов - биография
17:44
Айдар Галимов - биография
Айдар ГалимовГалимов Айдар Гани улы 1967 елның 23 февралендә Казакъстан ССРының Целиноград өлкәсендәге Мәдәният совхозында туа. Бер елдан гаилә Башкортстандагы Миякә районындагы Зур Кәркәле авылына кайта. Монда булачак җырчының балачагы һәм яшьлеге үтә. Уфа автотранспорт техникумын тәмамлагач (1986) Айдар Галимов СССРның хәрби көчләрендә, Каунас һава-десант гаскәрләре дивизиясендә хезмәт итә. Демобилизациядән соң ул Башкорт дәүләт университетының юридик факультетына укырга керә һәм 1993 елда аны тәмамлый.
Айдар Галимовның иҗат юлы 1989 елда Башкортстан АССРының 70-еллыгына багышланган радиоконкурста отуынан башлана. 1990 елда Туймазы шәһәрендә ул «Татар җыры» дипломаты була, 1990—1993 елларда ул — ДК «Авангард»ның «Азамат» ВИА вокалисты. 1993 елда аның җитәкчелеге астында «Айдар» эстрада студиясе барлыкка килә һәм соңыннан «Айдар» театр-студиясе дип атала башлый. Профессиональ сәхнәдә дебюты популяр һәм актуаль «Моңнар кайтсын авылга» (Р.Чурагулов, Р.Хакимов) җыры белән башлана.

Айдар Галимовның гастроль эшчәнлеге 1993 елда башлана. Ул гастроль концертлары Казанда, Уфада, Татарстан һәм Башкортстанның башка шәһәрләрендә һәм Рәсәй Федерациясенең күпчелек төбәкләрен йөреп чыга. Беренче чит ил гастрольләре Үзбәкстанда уза (1995, 1996). Җырчы шулай ук Финляндия (1997, 2003), Латвия (2003), Эстония (2003), АКШ (1998, 2001), Төркия (2005) һәм Казакстанда (2008) гастроль чыгышлары ясый. Аның гастроль турлары ел саен Көнбатыш Себер, Урал, Идел буе, Мәскәү һәм Санкт-Петербургта уза. Шул ук елларда (1996—2001) ул Казан дәүләт педагогика университеты музыка факультетының вокал бүлегендә икенче югары белемен ала.
Татар һәм башкорт милли мәдәният өлкәсендә күрсәткән хезмәтләре өчен Айдар Галимовка «Башкортстанның атказанган артисты» (1995) һәм «Татарстанның атказанган артисты» (1996) исемнәре бирелә. 2008 елның 23 май Татарстан республикасы президенты Минтимер Шәймиев Айдар Галимовка «Татарстанның халык артисты» югары исеме белән бүләкләү турындагы указга кул куя, ә 2011 елда җырчы «Башкортстанның халык артисты» дигән мактаулы исемгә лаек була.
Айдар Галимов репертуарында татар, башкорт, рус, инглиз, үзбәк, төрек телләрендә башкарылган 400дән артык җыр бар. Аларның унлаганнары татар һәм башкорт эстрада музыкасының алтын фондына кергәннәр.

Айдар Галимовның хәзергә 12 җыентыгы язылган:
Туган көнең белән!
Абага чәчәге
Айдар 2000
Сезнең белән 10 ел бергә
Бәхет бит ул...
Яшәргә икән – яшәргә!
Дәрвиш юлы
Син – минем җанымның яртысы
Еллар. Илләр. Җырлар
15 еллык иҗат юбилеена багышланган
Лучшие песни 1990-1995
Син булганда
Вакытларны булмый туктатып... (1998)
Просмотров: 6637 | Добавил: MarselGafarov | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]